АКШта яшәүче Ленар Мөхәммәдиев: Буш вакытны файдалы итеп үткәрергә кирәк
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Балтачта туып-үскән, хәзерге вакытта АКШның Флорида штатында яшәүче Ленар Мөхәммәдиев (социаль челтәрләрдә Ленар Балтачтан) үз-үзеңне изоляцияләү чорын файдалы итеп үткәрергә өндәде.
«30 апрельгә кадәр кешеләр өйдә торырга тиеш. Бу кайбер кешеләр өчен үз тормышларында алга адым ясарга, яңа белемнәр алырга искиткеч мөмкинлек. Белем бирү сайтлары бик күп, алар инде апрель аенда бушлай белем алу мөмкинлеге бирде, элек алар түләүле иде. Буш вакытта кеше курсларда белем алырга мөмкин», — диде ул.
Ленар 2008 елгы кризис нәтиҗәләрен мисал итеп күрсәтә. Кризис яңа компанияләр ачылуга этәргән. «2008 елда күп кенә компанияләргә нигез салынган, кризис вакытында кешеләр үз бизнесын башлаган», — диде ул. Мәсәлән, ватсап мессенджерына һәм Uber такси компаниясенә 2009 ел башында нигез салынган.
«Үз һөнәрең буенча эшләмичә тору интернет, маркетинг, технологияләр белән бәйл үз бизнесыңны башларга мөмкинлек бирде. Әлбәттә, өйдә ял итеп кенә ятарга ярамый», — ди ул.
Ленар Мөхәммәдиев фикеренчә, кризис гади эшчеләргә караганда эре бизнес хуҗаларына күпкә кыенрак, чөнки аларның социль җаваплылыгы — әйтик, хезмәт хакы түлисе, бизнесны алып барасы бар. Аның фикеренчә, әгәр кеше үз бизнесын ача алмаса, белем алырга, өйдә ремонт ясарга, кулинария осталыгын арттырырга булса да омтылырга тиеш.