Баулы хезмәтчәннәре ужым культураларын ашлау эшләренең яртысын тәмамлаган
(Баулы, 4 апрель, «Татар-информ», «Баулы-информ»). Баулы районында терлекчелектә һәм үсемлекчелектә эшләүче авыл хезмәтчәннәре штат режимында эшли. Уҗым культураларын ашлау 61 процентка, күпьеллык культураларны ашлау 48 процентка үтәлгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Атна башында районда язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы кабул итү комиссиясе эшләде. Комиссия әгъзалары, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, дистанцияне саклап, тикшерү үткәрде. Хуҗалыкларның машина-трактор паркын караганнан соң, комиссия эшкә әзерлеккә яхшы бәя бирде. Иң югары баллар «Миңнуллин», «Берлек», «Бәкер» хуҗалыкларына бирелде.
Бүгенге көндә районда чәчүлек мәйданның һәр гектарына йогынты ясаучы матдәсе 38,2 килограмм исәбеннән минераль ашлама тупланган. Әлеге күрсәткеч 35 килограммнан артык булган хуҗалыклар бер гектар чәчүлек җиргә 515 сум исәбеннән дәүләт ярдәменә дәгъва итә.
Ил авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәсе буенча, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә предприятиеләрдә вакытында дезинфекция үткәрергә, хезмәткәрләрне индивидуаль саклану чаралары — перчатка, битлек, антисептик белән тәэмин итәргә кирәк.