Татарстанда коронавирус йоктырган 4 кеше чит илдән килүчеләр белән аралашкан булган
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда коронавирус йоктыруның егерме биш очракның дүртесе чит илдән кайтучылар белән якын аралашудан булган дип санала. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.
«Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус инфекциясенең расланган егерме биш очрагы бар. Шул ук вакытта егерме бер очрак — чит илдән кайткан кешеләрдә табылган һәм дүрт очрак — вирус йөртүчеләр белән якын аралашу сәбәпле күчкән», — диде Патяшина.
Егерме биш авыруның алтысы инфекцияне симптомсыз йөртә. «Бу күрсәткеч, Россиядәге кебек, республикада егерме дүрт процентка якын», — дип хәбәр итте спикер.
Моннан тыш, ул яңа коронавирус инфекциясенең симптомсыз йөртүче бер кешедән, кагыйдә буларак, бер кешегә генә йога алуын, ә клиник симптомнар булган очракта, авыру белән кимендә өч кеше зарарлана алуын әйтте.