Онкология белән авыручыларга медицина учрежденияләренә йөрү мөмкинлеге чикләнми
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда онкология белән авыручыларга, кирәкле ярдәм алу өчен, медицина учреждениеләренә бару рөхсәт ителгән. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
«Онкология белән авыручыга медицина ярдәме алу өчен өйдән чыгарга рөхсәт ителә. Бу — сәламәтлек өчен мөһим, беркем дә аларга урам буйлап йөрергә комачауламаячак», — диде ул.
Әлеге процедураларга мохтаҗ кешеләр белән эшчәнлек Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Хезмәт эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстанның Волонтерлык үзәге тарафыннан башкарылачак, дип өстәде спикер.