Сарман районында «Рено» бензовоз белән бәрелешкән, шофер һәлак булган
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алексей Новиков). «Рено» шоферы Сарман районында бензовоз белән бәрелешкәндә һәлак булган. Бу хакта һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.
Кичә төнлә Сарман-Азнакай трассасының 20нче чакрымында «Дастер» һәм «КАМАЗ» йөк машинасы бәрелешкән.
«Рено» машинасын йөртүче алган җәрәхәтләрдән үлгән.