Түбән Новгород «Ислам мәдәнияте нигезләре» буенча олимпиада җиңүчеләре ачыкланды
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең Пильнә районы Красногорск урта мәктәбе базасында «Ислам мәдәнияте нигезләре» фәне буенча III төбәкара олимпиада үткәрелде. Олимпиадада Чувашиянең татар авыллары мәктәпләре актив катнашып югары урыннарга лаек булды. Бу турыдаБөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Сораулар Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган гомуми белем бирү мәктәпләре өчен «Ислам мәдәнияте нигезләре» укыту әсбабы буенча алдан әзерләнгән иде.
1-3 урыннарны алган олимпиадада җиңүчеләргә Түбән Новгород өлкәсе мәгариф, фән һәм яшьләр сәясәте министрлыгы һәм Чувашия Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте дипломнары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Олимпиада программасы бай эчтәлекле иде. Олимпиада фестиваль белән тәмамланды. Барлык чыгышлар да үсеп килүче буынның рухи-әхлакый сыйфатларын тәрбияләүгә багышланган иде.