Түбән Камада Россиянең спорт мастеры Шамил Садриев истәлегенә билбаулы көрәш узачак
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). 6 декабрьдә Түбән Камада «Дружба» спорт комплексында Шамил Садриев истәлегенә билбаулы көрәш буенча ярышлар башлана. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Нефтехимик» спорт клубы инструкторы һәм шул ук вакытта Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте хезмәткәре булган Садриевның Татарстан, Россия, Европа күләмендәге җиңүләрен санап бетерерлек түгел.
Шамил Садриев Түбән Кама һәм республика данын бөтенроссия һәм халыкара ярышларда яклады, шәһәрдә спортның көрәш төрен үстерүгә, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертте.
Спортчы 2010 елның гыйнварында вафат булды.
Билбаулы көрәш буенча ярышлар 5 — 8 декабрь көннәрендә уза. Анда 2002-2004 елгы 200 гә якын егет һәм кыз катнашачак.