Әлмәттә сигез ел буе качып йөргән чит ил кешесен тоткарлаганнар
(Әлмәт, 5 декабрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре сигез ел буе качып йөргән 35 яшьлек чит ил гражданкасын тоткарлаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
2011 елда Кыргызстан Республикасында аңа карата «медицина хезмәткәренең һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәве» һәм «куркыныч астына кую» маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган булган. Ханым хокук сакчыларыннан качып өлгергән була. Нәтиҗәдә, аны дәүләтара эзләүгә игълан итәләр.
Шикләнүчене 2 декабрь көнне Әлмәттә Фәхретдин урамындагы 50нче йорт янында тоткарлаганнар, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.