Азнакай иҗтимагый советы вәкилләре лагерьларда булды
Җәйге каникулларда Азнакайда балалар өчен дистәләгән ял итү, сәламәтләндерү, хезмәт һәм спорт лагерьлары эшли. Районның иҗтимагый советы, һәр елдагыча, быел да аларның эшчәнлеген игътибар үзәгендә тота. Шушы көннәрдә совет әгъзалары Актүбә бистәсенең мәктәп яны лагерьларында, «Көмеш су» сәламәтләндерү үзәгендә булды.
Читать дальше...