Әлмәттә Клара Булатованың иҗатына багышланган чара булды
(Әлмәт, 26 март, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәт шәһәренең Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәсендә Татарстанның халык шагыйрәсе, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Клара Булатованың 85 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе булды. Шагыйрәне котларга каләмдәшләре Минзифа Әхмәтшина, Нәфисә Сабирҗанова, Сәхия Хәбибуллина, авылдашлары, укытучылар килде. «Туган як» тарих клубы исеменнән Хәбипова Зәрия, Җамалиева Гөлия, Ямаева Әлфия шагыйрәне туган көне белән тәбрикләделәр. Зилә Саримова «Шушы яктан шушы туфрактан без»... Читать дальше...