Балтач командасы картинг ярышларында чираттагы җиңүен яулады
(Балтач, 8 март, «Татар-информ», « Хезмәт », Зәлия Фәйзрахманова). Ел саен Балтач районында картинг ярышлары үткәрелә һәм ул Ватанны саклаучылар көне белән Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана. Әлеге ярышларда Кукмара, Арча, Теләче, Лаеш районы командалары Балтач спортчыларына каршы көч сынашты. Элек әлеге спорт төрен-дә егетләрне генә күрергә туры килсә, соңгы елларда кызлар да картингны үз итә башлады. Укучылар әлеге ярышларны бик зарыгып көтеп ала, аларга ныклап әзерләнә. Тик шулай да трассада яшь картчыларны төрле хәлләр көтә. Читать дальше...