Норлат мөхтәсибәте район хакимияте белән берлектә мохтаҗларны бушлай ашата башлады
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Норлат мөхтәсибәте район хакимияте белән берлектә мохтаҗларны бушлай ашата башлады. Мохтаҗларга һәм күпбалалы гаиләләргә итле, кайнар ашлар беренче тапкыр Әхмәтзәки Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә җомга көнне таратылды. Биредә диненә һәм милләтенә карамастан, авыр тормыш хәлендәге барча ач кешегә ярдәм итәләр, дип хәбәр итә ТР ДИния нәзарәте матбугат хезмәте. Һәр көнне иртәнге сәгать 11дән көндезге икегә кадәр ланч-боксларга салынган кайнар ризыкны 30-40 кешегә өләшәләр. Читать дальше...