«Мисс Татарстан — 2021» конкурсында Казаннан 18 яшьлек Динә Юнысова җиңде
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). XXIII Республикакүләм «Мисс Татарстан — 2021» конкурсы җиңүчесе дип Динә Юнысова, «Мисс Казан — 2021» исеменә Ләйсән Таһирова лаек дип табылды. Алар икесе дә Казан кызлары. «Мин стилист булып эшлим. Мәскәүдә белем алдым. Кешеләрне матурларга яратам. Киләчәктә кием дизайнеры буласым һәм үземнең брендымны булдырасым килә», — диде 18 яшьлек Динә Юнысова. Ләйсән Таһирова рәсем ясау белән мавыгуын, инглиз һәм немец телләрен өйрәнүен әйтте. «Мисс гүзәле» дип Анна Атаманова... Читать дальше...