Лаеш районында булган авариядә ике кеше зыян күрде
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Лаеш районында ике җиңел машина бәрелеште, өч кеше зыян күрде. Бу хакта агентлыкка юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләде. Аларның сүзләренчә, бүген кич белән Казан — Атабай автоюлында Никольское авылы борылышыннан ерак түгел авария булган. Биредә «Ауди» һәм «Тойота» бәрелешә. Көчле бәрелүдән ике автомобиль дә юл кырыена төшеп китә. Һәлакәт шаһитлары сүзләренчә, авариядә өч кеше зыян күргән.