Питрәч кинотеатры иң яхшы муниципаль цифрлы кинозал дип танылган
(Питрәч, 23 декабрь, «Татар-информ», « Питрәч-информ »). «Татаркино» 2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Питрәч районы «Үзәкләштерелгән клуб системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең кино хезмәт күрсәтү бүлеген «Иң яхшы муниципаль цифрлы кинозал» номинациясендә җиңүче дип таныды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бу елның 11 аенда «Батыр»да 794 киносеанс булган, аларны 7113 тамашачы караган. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, алар арасында татар киносы да бар. Күрсәтелгән киноларның иң соңгыларының берсе «Әпипә» кинокартинасы. Читать дальше...