Олег Морозов Чистай студентлары өчен исемле стипендия булдыру турында игълан итте
(Чистай, 12 ноябрь, «Татар-информ», «Чистай хәбәрләре», Гөлгенә Сафиуллина). Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Туполев исемендәге КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалы студентлары белән очрашты. Яшьләр белән аралашу барышында ул КАИ-КНИТУның «Восток» филиалы студентлары өчен исемле стипендия булдыру турында игълан итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Һәр семестр нәтиҗәләре буенча мин, ничәнче курста укуларына карамастан, иң яхшы өч студентка стипендияләр тапшырачакмын. Аларны сезнең директорат яки укытучылар составы билгеләячәк. Читать дальше...