Коронавирус сәбәпле, күчмә цирк дөяләрен Чирмешәннең Иске Үтәмеш авылына кайтарганнар
(Чирмешән, 21 сентябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадыйр Гомәров). Бу көннәрдә Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылында яшәүче Фәләхетдиновлар йортыннан кеше өзелми. Алар янәшәсендәге бакчада асралучы дөяләрне күрергә киләләр. Бу хәл Рәис абый Фәләхетдиновның Чаллыда яшәүче улы Радик белән бәйле. Ул күчмә циркта башкарма директор икән. Аюларын, күгәрченнәрен, этләрен, башка хайваннарын төрле төбәкләрдә күрсәтеп йөриләр, ди. «Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, цирк та төрле чикләүләргә дучар. Читать дальше...