Яңа ел ялларында Актанышта Сабан туе, Кама Тамагында Уха бәйрәме булды
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел бәйрәмнәрендә Актанышта кышкы Сабан туе уздырганнар. Бу бәйрәмгә әкияти персонажлар, Кар бабайлар, Кыш бабай үзе дә килгән. Кышкы Сабан туенда уеннар да үзгә. Уенда катнашучылар кар атышу, чанада шуу буенча көч сынаштылар. Волейбол да уйнадылар. Балалар өчен аерым мәйданчыклар каралган иде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...