Мәскәү татарлары "Әкият"нең урысча тамашалар гына алып килүенә зарлана
19-21 апрель Мәскәүдә "Әкият" татар дәүләт курчак театры гастроле уза. Анда театр урыс телле дүрт спектаклен күрсәтә. Татар телендә тамаша алып бармауны театр җитәкчелеге "бездән тормый" дип аңлата.