"Русиядә интернетны томалау коточкыч нәтиҗәләргә китерәчәк"
23-24 март Казанның "Волга" кунакханәсендә бәйсез интернетка багышланган түгәрәк өстәл узды. Аны Мәскәүдән килгән IT белгече Алексей Веснин алып барды. "Мөстәкыйль интернет мифмы, әллә чынбарлыкмы?" дигән чара инициатив яшьләр төркеме тарафыннан оештырылган иде.