"Яңа елга милли бүләккә ихтыяҗ бар, әмма популярлаштыруга дәүләт гранты кирәк"
Татар орнаментлы кул эшләре Яңа елга бүләк була аламы? Аларга ихтыяҗ бармы? Милли кул эшләнмәләре эшләп сатучы осталар халык Яңа ел алдыннан милли бүләк белән кызыксына, сатып ала ди. Тик популяр итәр өчен дәүләт ярдәме, грантлар кирәк. Милли таурарларны эшләп, сату, тарату үзләренә генә кыенга төшә.