"Татар теле өчен көрәш дәвам итә"
18 ноябрь Казанда татар ата-аналары җыены уза. "Яңа шартларда туган телдә тәрбия" дип исемләнгән конференция – татар ата-аналары берләшмәсенең беренче зур җыены. Азатлык аның актив вәкилләре белән татар теленең бүгенге хәле, планнар һәм нәрсәгә өмет итүләре турында сөйләште.