Уфа янындагы өч авыл халкы якындагы буш урынны зират итүгә каршы чыга
Уфа янындагы өч авыл халкы шәһәр хакимиятенең әлеге авыллар арасындагы буш урынны зират итү карарына ризасызлык белдерә. Зинин, Жилин һәм Ногай авыллары арасындагы бу урында җир асты сулары тирәндә түгел, язын кайбер урыннар су астында кала. Бу авылларда яшәүчеләр мәетләр суда таркалып тирә якка таралыр дип борчыла.