Стәрлетамак һөҗүменнән соң мәктәпләрдә иминлек ныгытыла
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәре мәктәбендә 18 апрельдә бер үсмер пычак белән һөҗүм итеп өч укучыны һәм бер укытучыны яралаганнан соң республиканың барлык мәктәпләрендә иминлек ныгытылды. Тикшерүчеләр һөҗүм итүче Артем Таһировның фатирында кешеләр исемлеге язылган дәфтәр табуын белдерә. Ул үзендә рәнҗеш уяткан кешеләрне теркәп барган һәм алардан үч алырга җыенган диелә.