Прокуратура Дәүләт шурасында Татарстан Конституциясен төзәтү өчен эшче төркем булдырылганын белдерә
Бу хакта Татарстан прокуратурасының Чаллы шәһәр шурасы депутаты Сергей Яковлевка җавабында әйтелә. Хатта әйтелгәнчә, эшче төркем Татарстан Дәүләт шурасында оештырылган. Дәүләт шурасының матбугат үзәгендә бу хакта берни белмәүләрен әйттеләр.