Шагыйрь, публицист, Чиләбе татар конгрессы рәисе урынбасары Ирек Сабиров вафат
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Шагыйрь, публицист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Чиләбе татар конгрессы рәисе урынбасары булып эшләгән Ирек Сабиров вафат. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт сөйләде. «Ирек Сабиров Чиләбе өлкәсенең Еманжелинск шәһәрендә яши иде. Хатыны Люция ханым бер атна өйдә авыруын һәм өч көн хастаханәдә ятканын һәм шунда вафат булганын әйтте. Ул Еманжелинск шәһәренең татар зиратында җирләнәчәк. Әле җирләнү көне төгәл билгеле түгел», — диде Рәмис Аймәт.