Башкортстанда ефәк күбәләгенә каршы эшкәрткәндә зыян күргән умартачыларга ярдәм була
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Башкортстанда урманнарны ефәк күбәләгенә каршы эшкәрткәндә зыян күргән умартачыларга ярдәм күрсәтәчәкләр. Аларга яңа бал кортлары күче сатып алу өчен акча бүлеп бирәчәкләр. Бу хакта «Инстаграм»дагы үз битендә Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин хәбәр итте. «Бу фотоны мин Баймак, Зилаир, Зианчура, Күгәрчен районнары умартачыларыннан алдым. Безнең бал республикасы өчен куркыныч күренеш. Фермерлар ярдәм сорый. Беренче исәпләүләр буенча, 2 меңнән артык бал корты күче зыян күрде. Читать дальше...