Түбән Камада һәм районда аерылышулар саны 30 процентка кимегән
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). 2020 елның беренче 7 аенда Түбән Камада һәм районда аерылышулар саны 34,3 процентка кимегән. Бу хакта ЗАГС идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина хәбәр итә. Әмма никахлар саны да 16,4 процентка кимегән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. «90нчы еллардагы демографик кризис аркасында никахлар кимүгә тагын бер — коронавирус пандемиясе өстәлде. Алдан планлаштырылган никахларын булачак яшь парлар, шәхси саклану чараларыннан башка теркәүне һәм күп санда кунакларны чакыру мөмкинлеген көтеп, соңрак вакытка күчерде», — дип яза үзенең микроблогында Бэлла Махотина.