Красноярск краеның Ачинск шәһәрендә мәчет төзеләчәк
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Красноярск краеның Ачинск шәһәрендә мәчет төзи башлыйлар. Россия Мөфтиләр шурасы сайтында язылганча, корылма өчен урын килешенгән, проектны тормышка ашыру өчен акча җыю бара. Шәһәрдә 250 меңгә якын кеше яши, алар арасында күп милләтле мөселманнар җәмгыяте дә бар. Узган гасырның утызынчы елларына кадәр биредә мәчет һәм мәхәллә мәктәбе эшләгән, диелә хәбәрдә.